Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Әнкәй җирдә иң зур кеше"

     Һәр елны, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе “Әниләр” көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 23 ноябрь көнне, мәктәп белән берлектә “Әнкәй җирдә иң зур кеше” исемендә әдәби тематик музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә мәктәптә укучыларның әниләре чакырылды.

Кичә барышында , әниләрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләребезне җиткердек.

4 сыйныф укучылары, әниләренә  “Һәр кешегә әни кирәк”, Тырыш булырмын, әни”, “Әни бит ул бер генә!”, Сабирова Гөлназ “Әниемнең нурлы йөзе”, “Иң кадерле әнием”, “Әнием дип язып куйдым” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Балалар әниләрен, әбиләрен “Иң матур җыр”, “Яфрак ява”, “Ашыкма кызым”,  Мама, будь всегда со мною рядом”, Әбием, әбекәем” җырлары белән сөендерделәр.

Кичә барышында укучылар белән  “Сорау – җавап”, “Әниләр” турында мәкальләр әйтештек.

Валиуллина Милена белән Сабирова Гөлназ башкаруында, татар биюе “Шома бас” , ә Милена үзе генә “Башкорт” халык биюе, әниләренә бәйрәм бүләге булып иреште.

Балалар әниләренә, алдан әзерләгән открыткаларын һәм үз куллары белән чиккән кулъяулыкларын бүләк итеп тапшырдылар. Әниләре бүләкләрне бик сөенеп кабул иттеләр.

Кичә чәй табыны янында дәвам итте.