Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Бала хокукларын да, бурычларын да белсен!"

       21 ноябрь көнне, китапханәдә  20 ноябрь -  Бөтендөнья балаларның хокукларын яклау көне  уңаеннан,  “Бала хокукларын да, бурычларын да белсен!” исемендә хокук сәгате үткәрелде. Шул ук исемдә иллюстрацияләр белән китап күргәзмәсе төзелде.

Чара барышында, укучыларны “хокук” һәм “бурыч” , “закон” төшенчәләре белән таныштырылды.

Хокук сәгатендә балаларны, әкият геройлары үрнәгендә нинди хокуклар була һәм кеше хокукларын ничек бозу күренешләре белән  аңлатылды.

Балалар беләнА.С.Пушкинның “Солтан патша турындагы әкият”, “Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында”, Г.Х.Андерсенның “Кар патша бикәсе”,, “”Сөйкемсез үрдәк бәбкәсе”, Ш.Перроның “Золушка”, Рус халык әкияте “Казлар – аккошлар” исемендәге әкиятләрдән өзекләр карап, әкият геройларының нинди хокуклары бозыла? - кебек сорауларга җавап бирделәр.

Кичә барышында,  укучыларга бала хокуклары турындагы Конвенция,аларның хокуклары , бурычлары, бер – береңне хөрмәт итәргә,  башкаларның фикерләрен тыңларга, үзеңнекен әйтә белергә кирәклеге турында әңгәмә алып барылды һәм ул  “Бала хокукы һәм бурычлары ”  исемендәге презентация белән үрелеп барды. Туган сорауларга җавап бирелде.