Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Төп канун - яшәү рәвешен билгели"

         Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә.

    Шул уңайдан китаханәдә “Төп канун – яшәү рәвешен билгели ” исемендә хокук сәгате үткәрелде. Әлеге темага багышлап күргәзмә тәкъдим ителде.

     Чара барышында китап укучылар , Конституция сүзе нәрсә аңлата? Ул кайчан кабул ителгән? Ул кешеләргә нәрсә бирә? кебек сорауларга  җавап тапты.

    Китапханәче, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Нәкъ ике дистә елдан артык элек булган мөһим вакыйгаларга тукталды. Ул чакта республиканың киләчәген билгеләү кирәк була. Референдум үткәрелеп, гражданнарның күпчелеге мөстәкыйльлекне сайлый. Ә 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителә.

 Әңгәмә “Татарстан республикасы” исемендәге презентация белән үрелеп барды.

Соңыннан бергәләп Татарстан дәүләт гимн тыңладык.