"Тугры дустың - китап"
5 ноябрь көне, көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары белән “Тугры дустың – китап” исемендә информация сәгате үткәрелде. Чара барышында яңа кайткан 11 китапка күзәтү ясалды, һәрбер китапка кыскача мәгълүмәт бирелде. Балалар “Татар халык әкиятләре” ен кызыксынып укыдылар. “Балалар өчен җырлар һәм уеннар” китабыннан табышмаклар, тизәйткечләр, бармак уеннары, сүзле – хәрәкәтле уеннар белән таныштылар. Резедә Шәрипованың “Сабантуй” китабыннан шигырьләрен укучылар бик яратып тыңладылар.
Соңыннан балалар яңа кайткан китапларны, өйләренә яздырып та алдылар.