"Без көчле - бердәм халык"
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу тарихи вакыйга уңаеннан китапханәдә “Без көчле бердәм халык” исемендәге тарихи сәгать үткәрелде. Кичәгә 4 сыйныф укучылары чакырылды.
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Шул уңайдан, 2 ноябрь көнне Югары Лоҗы авылы китапханәсендә “Без көчле бердәм халык” дип исемләнгән тарих сәгате уздырылды. Китапханәче, презентациягә нигезләнеп балаларга ул еллардагы болганчык вакыйгалар белән таныштырды. Аннан соң, балалар белән күрсәтелгән презентация буенча “Бу көрәш турында сез нәрсәләр беләсез? дигән сорауларга, тиз генә җавап та таптылар.
Кичә ахрында укучылар белән, тирән эчтәлекле “Туган җирнең иреге өчен” , “Үткәннәргә кайтыр көнебез”исмендәге шигырьләр укыдык һәм бергәләп “Тынычлык” җырын тыңладык.