Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Көз сылу - балаларда кунакта"

 25 октябрь көнне мәктәп белән берлектә табигатьнең иң асыл фасылында үткәрелә торган “Көз сылу – балаларда кунакта” исемендә алтын көз бәйрәме үткәрелде. Моның өчен “Уңышлары белән килде көз” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Көзнең алтынлылыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Чарага  4 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс эше өчен, уңыш бәйрәменә һәр укучы яшелчәләрдән хайван сурәтләре, чәчәк рәсемнәре, чәчәк букетлары ясап килгәннәр иде. Һәр укучы яшелчәләрдән табын яклау өчен салатлар әзерләгәннәр иде.

         Алтын көз бәйрәме ул,балаларга, туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам , җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләргә дә ярдәм итә.

       Чараны китапханәче көз темасына багышланган шигырьи юллар  белән ачып җибәрде. Аннары 4 сыйныф укучылары башкаруында “Тынычлык җыры” яңграды.

Алга таба, балалар белән “Ничек килә көз” уены уйнатылды. Аннан бәйрәмгә ,алтын яфракларга төрелгән “Көз кызы” килде, ул кулындагы кәрзиннән көзге муллыктан, балаларга күчтәнәчләр өләште, көз турында шигырьләр сөйләде.

 Аннан һәрбер укучы өйдә алдан әзерләнеп килгән, көз турында “Сары яфраклар”, Көз килде”, “Йомры икмәк”,  шигырьләрен сөйләделәр. Аннары бергәләп “Җиләкле җәй”, “Көз килә” җырларын башкардык.

Кичәнең табын яклау өлешендә укучылар , өйләрендә әзерләп килгән “Мимоза” һәм “Тәмлекәй” салатларын якладылар.

Баларның  алдан әзерләнеп “Табигатькә көз килде” темасына ясалган рәсем конкурсына бәя бирелде.

       Кичәнең икенче өлеше конкурс формасында итеп дәвам итте. Балалар белән “Бәрәңгенең өзмичә, кабыгын әрчү”,  “Кәрзингә яфрак ату”, “Идәнгә чәчелгән яфракларны җыю”  ярышлары үткәрелде.

   Аннары балалар үзләрен зирәклектә көчләрен сынадылар “Артык сүзне тап” уенында 4 яшелчә арасыннан шуның берсе бу темага туры килми. Укучы бу яшелчәнең ни өчен туры килмәвен аңлатып бирергә тиеш була.

“Гөмбә – гөмбә” конкурсында ниндә булса бер гөмбә турында аңлатма бирелә, ә укучылар гөмбәнең исемен әйтеп бирергә тиеш була.

“Игътибарлы булу” конкурсында балалар җөмләдәге хатаны табарга тиеш булалар. Мәсәлән: “Җиләкләр кишерләр бик тәмлеләр” һ.б.

Конкурста 19 балл җыеп Валуллина Милена җиңүче булды. Балаларга бүләкләр бирелде. Әлеге бәйрәм бик күңелле узды, һәм ул чәй табыны янында дәвам итте.