"Чүк чишмәсенә сәяхәт"
8 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән авылыбызның тау урамы читендәге “Чүк чишмәсе” нә экскурсиягә бардык.
Әйе, кеше гомере буе җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың.
“Чүк” чишмәсенең башы, урман эченнән агып чыга. Авылыбызның тау урамында яшәүче халкына торба буенча килә әлеге чишмәнең суы. Быел август ахрынды халыктан җыелган үзара салым акчасына, авыл советы шушы торба үткән җирдән колонка куйдырып, беседка ясатты. “Чүк чишмәсе” авыл советы тарафыннан яңартылган икенче чишмә инде. Без барыбызда чишмәнең суын эчтек, беседкага утырып ял иттек. Балаларга чишмәнең тарихы белән таныштырдым. Чишмәнең суын шешәләргә тутырып кайтыр юлга кузгалдык. Авылыбызның базар тавы итәгеннән, җыен тау башында шаулап үскән озын наратларга сокланып , тирән чокырлар аша үтеп, вак чишмәләрдән хасил булган елга аша чыгып урамга күтәрелдек. Балалар да, бездә әлеге походтан рәхәтләнеп ял итеп кайттык.