Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тылсым иясе - балачак илендә"

         9нчы сентябрь көнне, балалар шагыйре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаенан  китапханәдә “Тылсым иясе – балачак илендә” исемендә шигърият сәгате үткәрелде. Моның өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Чара барышында балаларны, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, яңа кайткан китаплары белән таныштырдым. 4 сыйныф укучылары шагыйрьнең “Яшел океан”, “Кояшлы яңгыр”, “Йодызлы тай” китабыннан табигать, хайваннар турында кызыклы шигырләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укыган шигырьләре  буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәне шагыйрьнең “Бәхет” шигыре белән тәмамладык.