"Үзебез сайлаган язмыш"
5октябрь – халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәп белән берлектә, укытучылар көненә багышланган “Үзебез сайлаган язмыш” исемендә әдәби тематик кичә үткәрелде.
Кичә өчен шул ук исемдә, укытучылар һәнәрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе төзелде.
Укытучы кеше тормышында әти-әнидән соң иң мөһим урынны алып торучыларның берсе. Укытучы – безне белем дөньясына алып керүче кеше генә түгел, укытучы – кирәк чакта җылы сүзе белән юатып, бала күңелен җаны-тәне белән тоеп яшәүче, аңлаучы кеше дә.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек.
Укытучыларга багышлап, 4 класс укучылары Сабирова Гөлназ “Рәхмәт сиңа, укытучым!”, Валиуллина Милена “Кадерле укытучыма”, шигырләрен сөйләделәр. Аннары укытучы апаларын котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Укучылар, үзләренең алдан әзерләп куйган “Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?”, Беренче икелене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?” кебек сорауларын бирделәр.
Аннары тиз генә “Алфавит буенча хәрефтән кеше исеме әйтү һәм профессия әйтү” уены уйнатылды. Укытучы һөнәренә багышланган “Беренче дәрес” исемендә презентация күрсәтелде.
4класс укучылары башкаруында , “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры бүләк булып яңгырады.