Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Гомернең алтын көзе"

          1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан ,  мәктәп коллективы һәм укучылар белән берлектә  “Гомернең алтын көзе!” исемендә әдәби тематик  кичә үткәрдек . Чарага мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан техник хезмәткәрләр һәм укытучылар чакырылды. Бәйрәм көненә укучылар тарафыннан әзерләнгән  “Гомер көзләре гел кояшлы булсын” исемендә рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Укучылар  бәйрәмгә килгән өлкәннәрне, чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп каршы алдылар.

Лаеклы ялдагыларны, яшенә карамастан хезмәтен дәвам итүчеләрне-бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек.

    Балалар өлкәннәрне шигырь сөйләп, үзләре ясаган открыткалар белән котладылар.   

Кичә чәй табыны янында дәвам итте.