Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Википедия - файдалы энциклопедия"

    30 сентябрь Россия буенча интернет көне. Шул уңайдан китапханәдә    “Википедия файдалы энциклопедия”  дип исемләнгән информация  үткәрелде. Билгеле булганча, интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала, китап укый, төрле уеннар уйный алалар.

         Википедия аша укучы үзенә кирәкле кыскача мәгүлъмәтне  тиз генә ала. Балалар интернеттагы  балалар энциклопедияләре белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар белән уртаклаштылар.

Соңыннан, китапханәче укучыларга интернетның мөмкинлекләре һәм тискәре яклары турында  сөйләде. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырды.