"Адымнар нык, юллар имин булсын!"
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан 26 нчы сентябрь көнне китапханәдә, 21 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр үтүче “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Кичә барышында җәяүлеләр һәм балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә “Знатоки ПДД” презентациясе белән бергә үрелеп барды.
Балалар белән, ,“Сорау – җавап” дип исемләнгән бәйге үткәрелде.
Кичә ахрында, балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында мәгълүмәт бирелде.