Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Каләме белән батыр"

          23 нче сентябрьдә Югары Лоҗы авылы китапханәсендә татар язучысы Шамил Рәкыйповның  тууына 90 ел тулу уңаеннан “Каләме белән батыр”  дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, күргәзмәгә куелган китаплардагы әсәрләрнең кыскача эчтәлеген сөйләп китте. Халкыбызның очучы батыр кызлары: Мәгүбә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм башкаларның безнең илгә басып кергән явыз фашистларга каршы аяусыз көрәше сурәтләнгән “Кызлар – йолдызлар” әсәреннән өзек укыдылар һәм китапханәче бу очучы кызларның тормышы турында аерым сөйләп үтте.

 Ш.Рәкыйповның  “ Чәчәкләр сөйли белә”дә Б.Шәвәлиев та, “Кайдан син, Җан” әсәреннән И.Кабушкинның яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителгән мизгелдә сынаган геройлары белән танышып, китап укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.