"Сак булыгыз, грипп!"
10 сентябрь көнне, авыл фельдшеры Фазлеева Р.Ш берлектә, башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән бергә “Сак булыгыз, грипп!? темасына сәламәтлек дәресе үткәрелде. Моның өчен, шул ук исемдә китап күргәмәсе төзелде.
Чара барышында фельдшер, укучыларны һәм аларның әниләрен, көз җиткәч Грипп һәм ОРВИ авырулары башланган чорда аларга каршы торыр өчен авырудан саклану һәм дәвалану чаралары, билгеләре һәм өзлегүләр белән таныштырды.
Грип белән авырмас өчен, алдан прививка ясатырга, үзеңне чыныктырырга, авырган очракта дәвалану чаралары турында мәгълүмәт бирде. Соңыннан укучыларга витаминнар өләште.