Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Көзге шәфкатьлелек атнасы"

       9 сентябрь көнне, “Көзге шәфкатьлелек атнасы” акциясенә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән  ялгыз яшәүче Кәүсәрия әбиләргә бардык, кереп хәлен белдек, аннары аның ишегалдын чистарттык, коелган яфракларны себереп түктек. Кәүсәрия әби балаларның килгәненә бик шат булды, аларга рәхмәт йөзеннән, кызларны алмалар белән сыйлады, тагын килүләрен көтеп калды.