"Беслан фаҗигасе хәтердә"
3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. 2004 елның 1 сентябрь көнне булган Беслан фаҗигасенә – 15 ел тулды.
Шул уңайдан китапханәдә “Беслан фаҗигасе хәтердә” исемендә хәтер сәгате үткәрелде.
Башлангыч сыйныф укучылары белән без 15 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз алып бардык. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак булды, 800 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды .
Шулай ук әлеге чарада балаларга Беслан фаҗигасе вакытында батырлыклар күрсәткән кешеләр турында искә төшердек.
Хәтер сәгате “Эхо Бесланской трагедии” презентациясе белән бергә үрелеп барды. Әңгәмә вакытында без укучыларның шәхси иминлегенә игътибар иттек. Гадәттән тыш хәл була калса, нишләргә, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар башкарырга кирәклеге аңлатылды.
Соңыннан укучылары белән һәлак булганнарны, бер минутлык тынлык белән искә алдык.