"Табигать язмышы - безнең язмыш"
5июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан китапханәдә “Табигать язмышы – безнең язмыш” исемендә экологик дәрес үткәрелде.
Чара барышында, “Нәрсә соң ул экология?, “ Экология үз эченә нәрсәләрне ала соң?” темаларын яктырттык.
Кичәдә, урманыбызда үсә торган чыршы,карагай,имән, каен, агачларының файдалы яклары турында сөйләштек.
Авылбыздагы чишмәләр –чисталык,сафлык билгесе. Су аның чыганаклары булган елга, инеш –күлләр, чишмә – табигать бүләге, матурлык,гүзәллек, тормыш билгесе. Чишмәләрне карап – чистартып тору кирәклеге турында фикер алыштык.
Китап укучыларга , суны пычыратучы чыганакларны, экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез? кебек темаларга сораулар бирелде.
Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга кирәк икәнлеге әйтелде.