"Табигатьне бергәләп саклыйк!"
5июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан китапханәдә 7 июнь көнне “Китаплы җәй” проекты буенча, балалар белән “Табигатьне бергәләп саклыйк!” исемендә рәсем конкурсы үткәрелде.
Чара барышында, укучыларның табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү,табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү уңаеннан “Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте”, Туган як табигатенә сакчыл караш” темаларга әңгәмә үткәрелде.
Соңыннан балалар экология темасына рәсемнәр ясадылар.