"Беренче кыңгырау"
2 сентябрь көнне, мәктәп белән берлектә белем бәйрәме уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” исемендә монтаж үткәрелде.
Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.
Чара барышында укучылар тарафыннан әзерләнгән, белем турында “Белем көне”, “Кыңгыраулы сентябрь”, “Белем үрләренә менгәндә”, “Укытучы якты кояшым” шигырьләре, хор белән башкаруда “Бүген белем бәйрәме”, Укытучы сиңа карап”, Өйрәтәләр мәктәпләрдә”, “Кояшлы ил” җырлары яңграды.Укучылар чәчәк букетлары белән укытучы апаларын, абыйларын котлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Мәктәп директоры Зиатдинов И.Г һәм башка укытучылар барлык укучыларны белем бәйрәме белән котлап, аларга алга таба тирән, төпле белем алу өчен тырышып укырга өндәделәр.