"Пушкин әкиятләрендә кунакта"
6 июнь көнне, бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Пушкин әкиятләрендә кунакта” исемендә әдәби сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсендә балалар аның әкиятләре, шигырьләре белән таныштылар.Шагыйрьнең әкиятләре буенча “Тылсымлы әкиятләре” исемендә әдәби викторина үткәрелде.
“Балыкчы һәм балык турында әкият”, “Алтын әтәч”, әкиятләреннән өзекләр укыдык. “Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкиятне” балалар рольләргә бүлеп укыдылар. Шагыйрьнең “Кышкы иртә” китабыннан “Нәнәгә”, “Кышкы иртә”, “Кышкы кич”, “Кышкы юл” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.