Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Россия - минем Ватаным"

Китапханәдә “Россия көне”  уңаеннан , “ Россия – минем Ватаным” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Кичәдә 4,6,7 сыйныф укучылары катнаштылар.

Китап күргәзмәсе янында , Россия дәүләтенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары балаларга, нәрсә ул флаг, герб һәм гимны турында мәгүлъмәт бирелде.

Балалар кечкенәдән рус халык табышмаклары белән таныш һәм алга таба, “Җомак әйтәм – җавап тап” уенында, табышмак сорауларына  җавап эзләделәр.

Россия үзенең кемнәре белән данлыклы соң,  дөньяның данлыклы кешеләрен балалар “Иң – иңнәр” викторина – әңгәмә аша белделәр.

Россия буенча безнең сәяхәт бик күңелле һәм кызыклы үтте.