Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ямьле җәй"

           25 июль көнне  “Китаплы җәй” проекты буенча китапханә каршында “Ямьле җәй”  күңел ачу бәйрәме үткәрелде. Авыл балалары белән беррәттән , шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан  балалар да  төрле спорт уеннарында актив катнаштылар. Турникта күтәрелү, баскычтан йөрү, тизлеккә  йөгерү дә көч сынаштылар. Аннары балалар белән болын чәчәкләре җыеп, тәкыяләр үрдек. Җәй турында шигырьләр сөйләдек, кызыклы табышмакларга җаваплар эзләдек. Бәйрәм бик күңелле үтте,балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.Бәйрәмдә 8 бала катнашты.