"Балаларның яраткан шагыйре"
1 август көнне шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына карата әдәби кунакханә үткәрелде.Анда 1,2,3 класс укучылары катнаштылар.
Роберт Миңнуллин үз шигырьләрендә балалар образларын төрле яктан ачып күрсәтә, алар шаян да, тапкыр да, эшчән дә, кыю да, патриот та була.
Балалар, шагыйрьнең балалар өчен язган кызыклы һәм мавыктыргыч, китапларыннан шигырьләрен укулар үткәрелде.Аларны, шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым. 3 сыйныф укучысы, Матвеев Тимур “Дөньядагы иң зур алма” китабыннан “Журнал укучы жираф”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Спортның яңа төре”, 2 сыйныф укучысы, Яруллина Диләрә “Мөгезборын белән озынборын” китабыннан “Койрык”, “Карбыз”, шигырьләрен укыды, ә “Табышмак – шигырь” ен укып, аңа җавап таптык. 1класс укучысы Матвеева Әдилә “Безнең авыл зоопркы” китабыннан “Сигез песи”, “Кызыл тавык” шигырьләрен кызыктыргыч итеп укыдылар.