"Чәчәкләр тормыш яме"
6 август көнне, китапханәдә балалар өчен "Чәчәкләр - тормыш яме" дигән темага бәйрәм үткәрелде. Гүзәллекне күрә һәм саклый белергә өйрәтү максатыннан оештырылган чара кызыклы уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды. Болын һәм бакча чәчәкләренең үзенчәлекләре, төрле символик мәгънәгә ия булган чәчәкләр турында да сүз барды. Чәчәкләргә багышланган шигырьләр, җырлар искә төшерелде.
Чарага, башлангыч сыйныф укучылары, шәһәрдән ялга кайткан балалар чакырылды. Аларны үзебезнең якта үсә торган бакча чәчәкләре, болын – кыр чәчәкләре белән таныштырдым.
Кичә ахрында балалар үзләре яраткан чәчәкләрен ясадылар. Иң матур ясаучыларга призлар бирелде.
Бәйрәм балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.