"Шахмат - мавыктыргыч спорт уены"
8 август көнне балалар белән «Шахмат- мавыктыргыч спорт уены» исемендә шахмат ярышлары үткәрелде.
Шахмат уены моннан 2 мең ел элек Һиндстанда барлыкка килеп, бөтен дөньяга таралган. Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора.
Балаларны шахмат серләрен ачкан, даһи шахматчылар белән таныштырдым. Халыкара шахмат көне 1966 нчы елдан бирле билгеләп үтелә.
Шахмат уенынында,3 сыйныф укучысы Матвеев Тимур белән 2 сыйныф укучысы Яруллина Диләрә үзләрен зирәклектә көч сынаштылар.
Шахмат уенында фигураларны сакларга, якларга кирәк. Үсәргә, алга барырга кирәк. Шахматта, иң мөһиме, мат кую, ә фигураларны күбрәк ашау түгел.
Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы.
Әлеге ярышта Матвеев Тимур җиңү яулады. Балаларга бүләк итеп баллы призлар бирелде.
Шахмат — заманча уен, аралашу, ял итү чарасы да.