Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яңа китап - яңа дус"

       13 август көнне “Китаплы җәй” проекты белән эшләүне дәвам итеп, китапханәдә балаларны даими рәвештә яңа китаплар белән таныштырабыз. Без аны кызыклы итеп “пресс-круиз” формасында үткәрдек. Балаларны яңа китаплар, яңа исемнәр белән таныштырдым. Шигырьләр тукталышында Р.Шәрипованың “Бәйрәм таңы”, “Чүлмәк вату”, Ф.Җамалтдинованың “Керфекле балык”, Куян күчтәнәче”, Р.Сәлахиевның “Мин болай да тырыш малай”, “Гөлләр шатлык китерә” шигырьләрен балалар яратып тыңладылар. Әкиятләр тукталышында “Камыр батыр”, Р.Батулланың “Колакчын тафи” , Н.Сәярнең “Әтәч менгән киртәгә”әкиятләре белән таныштык. Казан, панорама – китап аша башкаладагы истәлекле урыннарга виртуаль сәяхәт кылдык. Чарада 6 бала катнашты.