Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Чишмә - табигать күрке"

     Китапханәдә “Туган якны” өйрәнүне дәвам итеп, 15 август көнне балалар белән “Ябалак” чишмәсенә экскурсиягә бардык. Балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырдым.

Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе.

         Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты.

“Ябалак” чишмәсе, авыл советы тарафыннан 2017 елда төзекләндерелә.  . Төзекләндерелгәннән соң чишмә кеше танымаслык  булып үзгәрә. Авылыбыз кешеләре  һәм киләгән кунаклар өчен эссе көннәрдә арыгач чишмәнең салкын суын эчеп хәл алырга, матур итеп беседкалар ясап куела, әйләнә – тирәсе койма белән әйләндерелеп алына.

Авылыбызның көньяк-көнчыгышында биек кызыл таулар тезмәсе бар. Тауның өсте куе урман белән капланган. Кызыл тау көнбатыштан – көн- чыгышка таба 200 метрга сузыла. Тауның астан өскә кадәр зур ташлар  хасил булганнар. Кызыл тауда чишмә ике җирдән агып чыга. Берсе тауның уртасыннан икенчесе аскы өлешеннән. Без балалар белән аскы итәктәге чишмәгә бардык. Зур – зур ташлар арасыннан агып чыгучы бу инешне “Ябалак” чишмәсе дип атап йөртәләр. Тимер торба аша челтрәп чыгып, инешкә кушыла.Челтерәп аккан тешләрне камыштырырлык чишмә суын борыңгы әби- бабаларыбызда эчкәннәр.

Авыл башындагы тау астыннан агып чыгучы, “Ябалак чишмәсе авылдагы иң борынгы, шул ук вакытта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек чишмәнең суы көчле булган. Хәзер алай ук түгел инде. Чишмә янында яшел таллыклар. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча  зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер – гомергә ул яңартылып, төзеклектә тотыла.

Чишмәләр кешегә тормыш алып барыр өчен генә кирәк түгел. Алар – рухи көч, дәрт чыганагы да. Чишмәләрне  саклау – безнең изге бурычыбыз. Экскурсиядә 6 бала катнашты.