"Кызыл, сары, яшел"
20 август көнне, яңа уку елы башланыр алдыннан, балалар белән “Кызыл,сары, яшел” исемендә викторина үткәрелде.
Чарага 1 һәм 3 сыйныф укучылары чакырылды.
Чара барышында балаларны тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләре билгеләре белән таныштырдык . Балаларны юл билгеләре, юлларда йөрү куркыныч, хәләкәткә очрамас өчен нәрсәләр белергә, ничек үз – үзеңне сакларга?
Укучыларга, “ кисәтүче”, “тыючы”, “мәгълүмәт” билгеләре турында мәгүлүмәт бирелде.
Җәүялеләргә светофорда нинди ут янганда, юлны аркылы чыгарга, “Зебра” юлы кемнәр өчен? автобустан төшкәч, аны ничек әйләнеп узарг? юлда үз үзеңне дөрес тоту, бер – береңә игътибарлы булырга кирәклеге аңлатылды.
Соңыннан , бирелгән мәгълүмәтләр буенча укучылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.