"Россия флагы - горур җилферди"
22август Россия дәүләт флагы көне. Шул уңайдан китапханәдә, балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан “Россия флагы – горур җилферди” исемендә информация сәгате үткәрелде.
Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр. Флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды. Балалар белән “Мин дәүләт символикасын беләм” бәйгесе оештырылды.
Шулай ук «Флаг России символ государственности» исемле презентация тәкъдим ителде. Чарада 3 бала катнашты.