Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Батырлар юлы"

       25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 75 ел тула. 

 26 август көнне, шул уңайдан китапханәдә  Җәлилчеләргәгә багышланган «Батырлар юлы» исемендә батырлык сәгате үткәрелде. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә  төзелде. Китапханәгә М.Җәлилнең иҗатын яратучы башлангыч сыйныф укучылары җыелды. М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында әңгәмә узды.Балалар белән аның шигырьләрен кычкырып укыдык. Аннары балалар өчен язылган  шигырьдән бер куплет укып “Шигырьнең исемен әйт!” исемендә  викторина үткәрелде.

Илебез тынычлыгы өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләребез исемнәрен балалар басып тыңладылар  һәм күз яшьләре аша искә алдылар.