Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Минем республиканың гербы, флагы һәм гимны"

30 август Татарстан Республикасы төзелгән көн. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу көнне Татарстан Республикасының  Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.

27 август көнне,  шул уңайдан китапханәдә “Минем республиканың гербы, флагы һәм гимны” исемендә китапханә сәгате үткәрелде. Моның өчен “Татарстан - туган җирем” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

        Максат, укучыларда Ватанга мәхәббәт, милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү, аларның республикабыз турындагы белемнәрен арттыру.

Чара барышында, , “Татарстанның  республикасаның гербы, флагы, һәм гимны турында әңгәмә үткәрелде.

“Мавыктыргыч Татарстан” китабы буенча истәлекле урыннар белән таныштылар.

Укучылар белән “Туган ил” турында шигырьләр кычкырып укыдык: Х.Бәдигыйның “Татарстан”, Ш.Маннурның “Безнең ил”, З.Туфайлованың “Туган ил”.

Соңыннан китап укучылар белән “Сез дәүләт символларын беләсезме?”,  “Дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?” , “Истәлекле урыннар” бәйгесендә теләп катнаштылар.

Анннары бергәләшеп Татрстан дәүләт гимн тыңладык.