"Зәңгәр күл буена сәяхәт"
28 май көнне мәктәп коллективы һәм башлангыч сыйныф укучылары белән “Зәңгәр күл буена” сәяхәткә бардык. Күл Югары Лоҗы авылыннан Түбән Лоҗы авыллары арасында сузылган. Күлнең каршысында, кызыл биек, текә тау, ул авылның көнбатышыннан көнчыгышына таба 200 метрга сузылган. Тауның өсте куе нарат урманы белән капланган, астыннан гына салмак кына авыл елгасы ага. Кызыл таудан агып чыккан ябалак чишмәсе, авыл елгасына килеп кушыла.
Туган якның табигатен өйрәнүне дәвам итеп балалар күл буенда үсүче суүсмелекләре белән таныштык . Бүә тирәсндә үсеп утыручы нарат агачларын күзәттек. Яр кырында гына кырмыска оясы урнашкан. Без укучылар белән аларның хәрәкәтен күзәттек, әңгәмә барышында аларның табигатькә файдасы турында аңлаттык. Быелгысы елны бик үрчегән сары күбәләкләр турында мәгълүмәт бирелде. Укучыларга күлдә, нинди төр балыклар яшәгәнлеге турында сөйләдем. Яр кырыена басып аларның хәрәкәтен күзәттек.
Үзебезнең авылның елгасын бүеп ясалган буа бик озын һәм бик зур, каршыда нарат урманы, искиткеч матур җирдә урнашкан туган авылыбыз.Саф һавада балалар төрле уеннар уйнадылар, арып йөгереп арыгач тагын бер кат тамак ялгап алгач, табигать матурлыклары белән хозурланып без бергәләшеп кайтырга чыктык. Балалар һәм үзебез дә бик рәхәтләнеп ял итеп кайттык әлеге сәяхәттән.