Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Һәрвакыт булсын кояш!

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаенан “Һәрвакыт булсын кояш” исемендә балалар бәйрәме үткәрелде.

Ишегалдында “Исәнме, китаплы җәй!” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсеннән  балалар үзләре теләгән китапларны алып , җәй турында шигырьләр һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар. “Ел фасыллары” турында табышмаклар әйтештек.

Аннан соң балалар белән “Күңелле стартлар” оештырылды. Балалар җитезлектә көч сынаштылар.Велосопедтта, аяк арасына туп кыстырып йөгерү, бадминтон уены, скакалкада сикерү кебек ярышларда актив катнаштылар.