Әдәбият һәм туган җир
3 июнь көнне Бура-Киртә,Бигеш,Югары Лоҗы,Югары Пәнәче авыллары китапханәчеләре тарафыннан оештырылган китаплы урам фестивале узды.Фестивальдә туган як, туган авыл темасына шигырьләр,җырлар яңгырады.Шулай ук ачык микрофонда шигырь сөйләү осталыгыңны да сынап карарга мөмкинлек туды. Төрле йолалар,кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.