Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

”Туган якның мәдәнияте һәм йолалары”

17 май көнне Бигеш авыл китапханәсендә Бура-Киртә, Югары Лоҗы, Югары Пәнәче китапханәләре белән берлектә ”Туган якның мәдәнияте һәм йолалары”  дип аталган фестиваль үткәрелде. "татар халык ашлары", "Гүзәллек дөньясында, "Бизәкле китаплар" һәм башка күргәзмәләр оештырылды. Фото-зона ясадык. Сәхнәдә "Капка төбе" йоласы күрсәтелде.  Г.Тукай, А.С.Пушкин шигырьләрен балалар гына түгел зурлар да бик теләп яттан сөйләделәр. Фоамираннан мастер -класс күрсәтелде.