“Балаларга сугыш турында укыйбыз”
6 майда Бигеш китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә кушылды. Мәктәп укучылары “Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар” күргәзмәсе белән таныштылар. Фронтовик язучы И. Газиның “Малай белән эт”, А. Әхмәтнең “Солдат һәм “тел”, М. Алексеевның “Өч батырлык” хикәяләрен, М. Җәлилнең”Бүреләр” шигырен тыңладылар. Әсәрләр турында әңгәмәгә үткәрелде.