«Озын гомер нигезе»
8 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата «Озын гомер нигезе» дип аталган тематик әңгәмә уздырылды. Катнашучылар үзләренең ничек сәламәт булырга тырышуларын сөйләделәр. Бу – дөрес туклану, хәрәкәт, төрле диеталар, дөрес сулау. Саулык, дәва, хәрәкәт турында халык мәкальләрен укыдык. Газета, журналлардан сәламәтлекне саклау буенча мәкаләләр укыдык. Соңыннан Ханнанова Раушания апа гәүдәне төз булдырыр өчен төрле күнегүләр күрсәтте. Чарага «Озын гомер нигезе» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Сәламәтлеккә карата китаплар белән таныштырдым.