«Наркомания-афәт ул »
12 март көнне Бигеш авыл китапханәсендә М.Х.Хасанов исемендәге мәктәп, больница, клуб, авыл советы белән берлектә «Наркомания-афәт ул» исеме астында түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында наркоманиянең килеп чыгышы, наркотикларның төрләре, наркоман булуның сәбәпләре һәм бүтән наркоманияга кагылышлы мәсьәләләр каралды. “Чакырылмаган кунак-наркомания” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. “Наркомания 20 гасыр чире” исеме астында презентация күрсәтелде.