Нәни Апуш әкият сөйли
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 елны мәктәптә зурлап үткәрдек. “Нәни Апуш әкият сөйли” дип аталган Г.Тукайга карата әдәби-әкият тамаша күрсәтелде. “Габдулла Тукай – шигъри чишмәбез” китап укучылар конференциясе үткәрелде. Шулай ук укытучылар белән берлектә “Габдулла Тукай – шигъри чишмәбез”- Г.Тукайга багышлап язылган шигырь конкурсы үткәрелде.
“Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган Г.Тукай иҗатына карата рәсем конкурсы оештырылган иде. Кичәдә җиңүчеләр бүләкләнде.