Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Бигеш китапханәсендә «Сәламәтлек иленә сәяхәт”  дип исемләнгән семинар булып узды. Катнаштылар –  килгән кунаклар, мәктәп укучылары .  “Сәламәтлек”  поездына утырып : “ Чисталык”, “Хәрәкәт”, “Китапханә”, “Күңел тынычлыгы”, “Начар гадәтләр”   тукталышларында туктап  чисталыкка карата табышмаклар әйтештек, мәкальләрне искә төшердек, төрле язучыларның сәламәтлеккә карата язмалары турында  сөйләштек, салфеткалардан букетлар ясарга өйрәндек. Рамилә Мухасимованың моңлы көе җаннарыбызга шифа булды.