Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

«Комсомол да булдык без»

24 октябрь көнне «Комсомол- ул безнең яшьлек» дигән тематик кичә үткәрелде.Кичәгә 9-10 сыйныф укучылары, өлкән яшьтәге комсомоллар чакырылды. Насибуллин Рәүф абый, Набиуллина Гасимә апа, Нуретдинов   Фәнис абый үзләренең яшьлек елларын искә алдылар. Комсомолларга багышланган шигырьләр, җырларны искә төшереп утырдык. “Прощание» җырын бергәләп башкардык. Кичәнең ахырында Ленин һәйкәле янына басып фотога төштек.

“Комсомолмы? Комсомол – яшьлек ул!”  исеме астында күргәзмә оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.