«Туган якның асыл затлары»
28 сентябрь көнне “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте әгъзаләре безнең Бигеш авылында күчмә семинарда булып киттеләр. Семинарга «Туган якның асыл затлары » исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Үзебезнең Бигеш авылыннан чыккан һәм Бигеш авылының М.Х.Хасанов исемендәге урта мәктәпне тәмамлаган күренекле якташларыбыз турында кыскача мәгълүмат бирелде. Шулай ук “Бигешем-яшел бишегем, мәктәбем-яшьлек тугаем” дип аталган, Бигеш авылы һәм мәктәбе турындагы китап турында сөйләдем.