«Шагыйрь генә булып калалмадым»
1 август көнне Бигеш авыл китапханәсе Р.Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена карата “Шагыйрь генә булып калалмадым» исеме астында әңгәмә үткәрде. Шул ук исем белән китап күргәзмәсе оештырылды. Р.Миңнуллин язган шигырьләрне укыдык, тормыш юлы турында фикер алыштык. Китапханәгә кайткан яңа китаплары белән таныштырдым. Автор сүзләренә язылган “Әнкәй” җырын бергәләп башкардык.