Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

«Бигешем-яшел бишегем, мәктәбем-яшьлек тугаем»

     26 май  көнне Бигеш мәдәният йортында «Бигешем-яшел бишегем, мәктәбем-яшьлек  тугаем» исеме астында Бигеш мәктәбенең 125 еллык юбилеена карата чыгарылган китапны презентацияләү булды. Кичәгә  Бигеш  авыл җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләр дә кайтты. Алар арасында Фаяз Хуҗин, Гыйлмуллин Мансур абый, Хусаиновлар, Ханнанов Рәшит абый, Гайсин Илшат абый, Венера Аитова(Иванова) һәм башкалар.  Кичәдә редколлегия членнары чыгыш ясады. Кичә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Икенче өлеше китапханәдә чәй табыны артында дәвам итте.