"Гел хәтердә, гел истә"
9 май көнне Бигеш авыл мәдәният йорты, мәктәп, садик, авыл җирлеге белән берлектә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата «Гел хәтердә, гел истә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды.Шул ук исем астында китап күргәзмәсе, күргәзмәгә күзәтү оештырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән кәгазьдән күгәрченнәр ясадык, аларны һәйкәлгә алып барып урнаштырдык.