«Туган ягым һәм күренекле кешеләребез»
19 апрель көнне Җир көненә карата Бигеш мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары белән «Туган ягым һәм күренекле кешеләребез» исеме астында тематик әңгәмә үткәрелде. Кичәбезнең беренче өлешендә туган җир, туган ягыбызның экологиясе һәм экологияне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк шуның турында фикер алыштык. Икенче өлешендә безнең яктан чыккан күренекле кешеләребез: Фаяз Хузин, Рабит Батулла, Мансур Хасанов, Аяз Гыйләҗев һәм башкалар турында сөйләштек. Туган як турында презентация карадык.