Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

« Юл кагыйдәләрен беләсезме? »

16 апрель көнне Бигеш авыл китапханәсендә 2-4 класслар белән  юл кагыйдәләре турында  әңгәмә оештырды. Әңгәмәдә  кызыклы башваткычлар чишелде, табышмаклар әйтелде. Балалар белән “Юл кагыйдәләрен беләсезме?” темасына викторина уздырылды. Бу көнне ишеткән, өйрәнгән юл кагыйдәләре аша балалар узләренә бик файдалы һәм кирәкле киңәшләр алдылар.