«Галәм киңлегенә сәяхәт»
Бигеш авыл китапханәсендә Космонавтика көненә карата “Галәм киңлегенә сәяхәт” исеме астында тематик әңгәмә үткәрелде. Балаларга беренче космонавт Юрий Гагарин, иң беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, иң беренче космоска очкан этләр турында, галәм киңлегендә булган планеталар, шулай ук космонавт һөнәре турында һәм космонавт булу өчен нинди булырга кирәк шул турыда сөйләдем.