Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Кошлар-безнең дуслар"

     9 апрель көнне  китапханәдә "Кошлар- безнең дуслар" дигән темада экологик дәрес үткәрелде. Балаларны язучыларыбызның табигать турында язылган китаплары белән таныштырдым.  Балалар өйләрендә кош рәсемнәре һәм кош оялары ясап килгәннәр иде.  Балаларга кошлар турында шигырьләр, табышмаклар укыдым. Балалар белән: “Кем күбрәк кош исемнәре әйтә?” һәм башка уеннар уйнадык.