"Ташны ярып үскән гөлләр"
Бигеш авылында 1963-1979 елларда балалар йорты булган. Без мәдәният йорты белән берлектә, шул балалар йортында тәрбияләнгән балалар һәм аларны укыткан укытучылар, тәрбиячеләр белән “Мәгариф” елы уңаеннан очрашу кичәсе үткәрдек. Шулай ук кичәгә Ф.Хузин, балалар йорты һәм Бигеш мәктәбен төрле чорларда җитәкләгән мәктәп директорлары чакырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Соңыннан кичә китапханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Очрашуга китап күргәзмәсе, очрашу истәлеге-буклет, фотолардан стенд һәм презентация әзерләнде.